Еллык техник карау графигына ярашлы рәвештә, Арча муниципаль районының «Заря» агрофирмасы ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 39 берәмлек күләмендә теркәлгән техника тәкъдим ителде. Механизаторлар еллык техник тикшерүгә әзерләнүгә җаваплы караганнар, техника куелган таләпләргә туры килә һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
Техник тикшерүгә йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылмалы габаритсыз авыл хуҗалыгы агрегатлары булган үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү таләпләре, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында техниканы эксплуатацияләү кагыйдәләре турында аңлатылды.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.