«РАССВЕТ» ҖЧҖ хуҗалыгында техник карау уздырылды

2026 елның 3 апреле, җомга

Техник карау – транспорт чарасының техник торышын юл хәрәкәтендә катнашу өчен куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерү.

2026 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник карауны уздыру графигы нигезендә «РАССВЕТ» ҖЧҖ АХ оешмасында техник карау уздырылды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Инструменталь контроль барышында тормоз системасы, руль идарәсе, тәгәрмәчләр һәм шиннар, яктылык приборлары, пыяла чистарткычлар һәм пыяла югычлар, кузов һәм конструкция элементлары бәяләнә.

Техник тикшерүгә барлыгы 9 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде. Механизаторлар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрелде. Техник карау өчен тәкъдим ителгән барлык техникага техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International