2026 елның 3 апрелендә «СпецТехника» уку үзәге» ҖЧҖ АІ, AII, В, С, D, Е, F категорияле тракторларга һәм башка үзйөрешле машиналарга идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 50 кеше кертелде. Аларның 42се имтиханны уңышлы тапшырды, ә 8 кешегә кабат имтихан көне билгеләнәчәк.
Имтиханны уңышлы тапшырган кешеләргә дәүләт техник күзәтчелек органы тарафыннан тракторчы-машинист таныклыгы биреләчәк. Барлык имтихан бирүчеләр белән үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү темасына әңгәмә үткәрелде.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.