Агымдагы елның 2 апрелендә Лаеш муниципаль районының Лаеш шәһәрендә урнашкан «Лаеш» урман-янгын станциясендә техникага техник карау үткәрелде.
Чара барышында техник өлеш буенча тормозлар, руль идарәсе, яктылык приборлары, йөрү өлеше, тавыш сигналы тикшерелде. Шулай ук теркәү документлары һәм тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы һәм ОСАГО булу-булмавы тикшерелде.
Техник карау өчен тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән 7 берәмлек техника тәкъдим ителде һәм аңа техник карау узу турында таныклык биреләчәк.
Чарада катнашучылар белән юл хәрәкәте, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.
Радик Гәрәев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.