Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының «Игенче» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2026 елның 3 апреле, җомга

Агымдагы елның 2 апрелендә Кече Кибәхуҗа авылында «Игенче» ҖЧҖ базасында үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар техник яктан карап чыгылды.

    Ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә 31 берәмлек техника тәкъдим ителде. Чара барышында тракторларның һәм үзйөрешле машиналарның техник торышы, аларның янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария тукталышы билгеләре, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр, шулай ук тагылмаларда саклау җайланмалары булуы һәм тормоз системасының эшкә сәләтлелеге тикшерелде.

    Механизаторларның үзләренә беркетелгән техника белән эш итүгә тиешле категория буенча таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.

    Барлык тәкъдим ителгән техника техник карауга тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Чара нәтиҗәләре буенча нәтиҗәләр ясалды һәм киңәшләр җиткерелде.

 

Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International