Агымдагы елның 2 апрелендә Саба муниципаль районында «Нырты» АХП ҖЧҖ техникага ел саен үткәрелергә тиешле техник карау уздырылды.
Техник карау өчен 56 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Бөтен техникага техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Техник тикшерү барышында карала торган техниканың техник торышы, тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, тавыш сигналының төзеклеге, беренче ярдәм аптечкасының һәм тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгының һәм ОСАГО булуы тикшерелде.
Чарада катнашучылар юл хәрәкәте, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрделәр.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.