Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыкларында тракторларны һәм аларның тагылмаларын техник карау

2026 елның 3 апреле, җомга

Техник карау графигы нигезендә, агымдагы елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Низамов Альберт Әлфик улы» КФХ хуҗалыгында тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник карау үткәрелде. Барлыгы 13 берәмлек техника тәкъдим ителде, 12 берәмлек техник карауны уңышлы узды, 1 акт төзелде. «Мәхмүтов Илмир Фиркат улы» крестьян-фермер хуҗалыгында 10 берәмлек техника бар, аларның 10сы да техник карауны уңышлы узды.   Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән. Үзйөрешле машиналар янгын сүндерү чаралары, дару тартмалары, авария тукталышы билгеләре һәм кире чигенүгә каршы терәтмәләр белән комплектланган.  Үзйөрешле машиналар белән квалификацияле механизаторлар идарә итә.

Техник тикшерүгә йомгак ясап, механизаторларга һәм вазыйфаи затларга тагылма габаритсыз авыл хуҗалыгы агрегатлары булган үзйөрешле машиналарны тәүлекнең караңгы вакытында файдалану таләпләре аңлатылды.

 

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International