2026 елның 2 апрелендә, эш графигы нигезендә, Зеленодольск муниципаль районының «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында техник карау узды. Икенче этапта теркәлгән 134 берәмлек техникадан 71 үзйөрешле машина һәм тагылма техник карау өчен тәкъдим ителде. Техник карау контроль-диагностик прибор кулланып үткәрелде. Әлеге комбинат җитәкчелеге һәм инженер составы техниканы еллык техник тикшерүгә әзерләүгә һәм имин эксплуатация мәсьәләләренә җитди карыйлар. Техкарау күрсәткечләре раслаганча, техниканың әзерлеге югары дәрәҗәдә. Үзйөрешле машиналарның барысы да техник яктан төзек хәлдә һәм аларга техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк. Хәзерге вакытта техник карау, график буенча, районның башка сәнәгать предприятиеләрендә дә дәвам итә.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.