Алабуга муниципаль районында техника карала

2026 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Алабуга муниципаль районының "АММОНИЙ АГРОТЕХНОЛОГИИ" ҖЧҖ, "НОВЫЙ ЮРАШ" АГРОФИРМАСЫ" АҖ һәм "КОЛОС" АХК базасында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Машиналарның куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә аерым игътибар бирелде: тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, йөрү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият тоташтыргычларының төзеклегенә, үзйөрешле машиналарның янгын сүндерү чаралары белән комплектланган булуына, медицина аптечкасының, яктылыкны кире кайтара торган жилетларның, теркәү документларының булуына, шулай ук теркәү мәгълүматларына туры килүенә, машиналарны йөртүчеләрнең тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавына игътибар юнәлтелде.  Шулай ук юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. 

Узган елда Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм үзйөрешле машиналар катнашында булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде. Транспорт белән алкоголь һәм наркотик исереклеге хәлендә идарә иткәндә җәза чаралары, нәтиҗәләре турында әйтелде.

 

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International