2026 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге «Курсабаш» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау графигы нигезендә техник карау уздырды.
Техник карау өчен 45 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Чара барышында техник өлеш буенча тормозлар, руль идарәсе, яктылык приборлары, йөрү өлеше, тавыш сигналы тикшерелде. Механизаторларның теркәү документлары һәм тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы тикшерелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Шулай ук механизаторлар белән юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.