«Чишмә» агрофирмасы» ҖЧҖ базасында тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник карау уздырылды

2026 елның 13 марты, җомга

«Чишмә» агрофирмасы» ҖЧҖ базасында күрсәтмә техник карау уздырылды. Чарада район башлыгы Ленар Зарипов, Актаныш муниципаль районы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев, механизация бүлеге башлыгы Рушан Мөхәммәдиев, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Илдус Хәкимов, хуҗалыкларның баш инженерлары, остаханә мөдирләре һәм хуҗалыклардан чакырылган механизаторлар катнашты.

Техника – язгы кыр эшләренә әзерлекнең нигезе. Хуҗалыкта 14 трактор һәм 3 трактор тагылмасы бар. Барысы да техник карау таләпләренә туры килә торган хәлгә китерелгән. Азык өләшү җайланмалары, азык ташу арбалары каралды.

Габаритсыз техниканы һәм тагылмаларны эксплуатацияләү куркынычсызлыгына, механизаторларны махсус кием белән тәэмин итүгә, техниканы бәхетсезлек очракларын кисәтү чаралары белән комплектлауга аерым игътибар бирелде.  Башкарылган эш оешкан төстә язгы кыр эшләренә керешергә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук Актаныш районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы, полиция майоры Ренат Шәмсиев чыгыш ясады. Ул авыл хуҗалыгы техникасын гомуми файдаланудагы юлларга чыгарганда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын искәртте һәм кыр эшләре чорында техниканың төзеклеген ассызыклады.

 

Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International