2025 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча бүлеге «Газпром Трансгаз Казан» ҖЧҖнең Шәмәрдән Магистраль газүткәргечләрнең линия-җитештерү идарәсендә техник карау үткәрде, оешма 23 берәмлек техниканы карау өчен тәкъдим итте. Техник тикшерү уздырылган вакытта машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, тагылмаларда саклагыч чылбырлар (трослар) булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Үзйөрешле машина йөртүчеләр белән техникадан файдаланганда куркынычсызлык техникасын үтәү һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә булды.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.