Мөслим политехник техникумында В, С, Е, F категорияләре тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына кабат имтихан узды

2025 елның 12 сентябре, җомга

2025 елның 12 сентябрендә Мөслим политехник техникумы базасында «В», «С», «Е», «F» категорияләрендәге тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды.  Имтиханның теоретик өлеше  уку йортының махсус җиһазландырылган компьютер классында үткәрелде. Практик өлеш «Трактородром»да үткәрелде. Барлыгы имтихан тапшыруда заявка биргән 8 укучының 7се катнашты.  Гомуми саннан 1 кеше теоретик өлешне, 1 укучы практик өлешне тапшырмады.  Имтиханнарны уңышлы тапшырган затлар якын арада тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Сынауны тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.

Имтихан тәмамлангач, киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуда алга таба башкарылырга тиешле гамәлләр буенча мәсьәләләр каралды.

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International