Мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык дәресләре уза

2025 елның 12 сентябре, җомга

Авыл җирлегендә яшәүче төрле яшьтәге кешеләр арасында соңгы елларда моторлы чараларны куллану популярлаша бара. Еш кына барлык машина йөртүчеләр дә элементар куркынычсызлык таләпләрен үтәмиләр.  Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатларында 2025 елның 11 сентябрендә «Актаныш технологик техникумы» ДАҺБУ һәм «Актанышның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ оешмаларында Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең дәүләт инженер-инспекторы И.М. Хәкимов белән мототранспорт чаралары белән имин идарә итү кагыйдәләре турында танышу әңгәмәләре үткәрелде. Дәресләрдә 200дән артык укучы катнашты. Төп игътибар юлдан моторлы транспорт чараларын имин эксплуатацияләү таләпләренә бирелде, аларны дәүләт теркәвенә алу һәм техник карау уздыру, мондый чаралар белән идарә итү хокукына таныклык алу тәртибе китерелде. Укучыларга барлык каралган саклык чараларын һәм экипировканы үтәү буенча таләпләр турында аңлатылды. Татарстан Республикасында соңгы елларда квадроцикллар һәм кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы китерелде. Шулай ук студентлар эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен янаган административ җәза чаралары белән дә таныштылар.

 

Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International