Арча муниципаль районында куркынычсызлык дәресе үткәрелде

2025 елның 12 сентябре, җомга

Соңгы елларда мототранспорт чаралары яшүсмерләр арасында бик популяр булып китте, һәм аларның саны юлларда елдан-ел арта бара. Күпчелек очракта транспорт руле артына утырганда юл хәрәкәтендә катнашучы яшьләр үзләренең куркынычсызлыгы һәм тирә-юньдәгеләр өчен иң фаҗигале һәм кире кайтарылмаслык нәтиҗәләр турында уйламыйлар.

2025 елның 11 сентябрендә Арчаның 5нче гимназиясендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы бүлеге җитәкчесе Г.Г.Касыймов һәм  «ЮХИ» ДБУ Арча районы буенча профилактика бүлеге башлыгы Э.Г.Мөхәммәтҗанова катнашында «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде.

8-9 сыйныф укучыларына мототехника белән идарә итүнең хокукый аспектлары, кагыйдәләрне һәм таләпләрне үтәмәүнең нәтиҗәсе турында сөйләделәр. Татарстан Республикасында балалар идарә иткән квадроцикллар, кар машиналары, мотоцикллар, питбайклар һәм электр самокатлары катнашындагы вакыйгалар статистикасы күрсәтелде. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе әзерләгән видеоролик тәкъдим ителде.

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International