«Стрела - М» ҖЧҖ еллык техник карау уздырылды

2025 елның 12 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлеге 2025 елның 8-10 сентябрендә «Стрела – М» ҖЧҖ нефть компаниясенә караган техникага ел саен үткәрелергә тиешле техник тикшерү уздырды. Карау өчен барлыгы 30 берәмлек төрле техника куелган иде. Техник тикшерү барышында техниканың техник торышы, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектланганлыгы, машинистларның тиешле категорияләре булуы һәм әлеге техникада эшләргә рөхсәт ителүе тикшерелде.

Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

    

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International