2025 елның 10 сентябрендә «СпецТехника» уку үзәге» ҖЧҖ АІ, AII, В, С, D, Е, F категорияле тракторларга һәм башка үзйөрешле машиналарга идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Имтиханны Биектау районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы А.А.Хаҗиәхмәтов Әтнә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров белән берлектә кабул иттеләр. 55 кешенең 47се имтиханны уңышлы тапшырды.
Имтихан тапшыручылар якын арада тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.
Сынауны тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.