Мөслим политехник техникумында В, С, Е, F категорияләре тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан узды

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

2025 елның 5 сентябрендә Мөслим политехник техникумы базасында «В», «С», «Е», «F» категорияләрендәге тракторчы-машинист таныклыгын алу хокукына имтиханнар узды. Махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Практик өлеш «Трактородром»да үткәрелде. Имтихан тапшыруга гариза биргән 13 укучының 10сы сынауда катнашты. Гомуми исәптән 5 кеше теоретик өлешне, 1 укучы практик өлешне тапшыра алмады.  Имтиханнарны уңышлы тапшырган затлар якын арада тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Сынауны тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.

Имтихан тәмамлангач, киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуда алга таба башкарылырга тиешле гамәлләр буенча мәсьәләләр каралды.

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International