Алексеевск районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булды, анда башкарма комитет җитәкчесе О.Н. Леденцов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Р.И. Шакиров, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсененең бүлек башлыгы А.Г. Тукмаков катнашты.
Комиссиядә профилактика эшләре барышы: акцияләр, мәгариф учреждениеләрендә һәм хезмәт коллективларында аңлату әңгәмәләре, ЮИД эшчәнлеге турында җентекләп фикер алыштылар. Бигрәк тә балалар һәм яшьләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау өлешендә бу эшне системалы рәвештә дәвам итү зарурлыгы билгеләп үтелде, шулай ук утырыш барышында мототранспорт чараларын профилактикалау һәм имин эксплуатацияләү, ата-аналарның роле һәм аларның үз балалары өчен җаваплылыгына бәйле мәсьәләләр каралды.
Комиссиянең эше предметлы һәм конструктив булды. Безнең юлларда куркынычсызлык – уртак бурыч.
Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.