Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында ЮХИДИ белән уртак рейд уздырылды

2025 елның 5 сентябре, җомга

2025 елның 5 сентябрендә Биектау муниципаль районында үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы эксплуатацияләү өлкәсендә хокук бозуларны булдырмау буенча профилактик чара уздырылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлеге башлыгы Айрат Хаҗиәхмәтов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Айрат Әсәдуллин катнашты.

Чара әлеге төр техник чаралар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренә һәм тракторчы-механизаторларның үзләренең имгәнүләренә юл куймау максатларында техникадан файдаланганда хокук бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән. Техник документация, тракторчы таныклыгы булу, машиналарның һәм тагылмаларның техник торышка һәм үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы эксплуатацияләүгә таләпләргә туры килүе тикшерелергә тиеш. Шиннарның һәм тәгәрмәчләрнең торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү чаралары, медицина аптечкалары, авария хәлендәге тукталыш билгеләре һәм башкалар белән тәэмин ителеше тикшерелә.

Рейд барышында 12 үзйөрешле машина һәм тагылма тикшерелде, 3 хокук бозу очрагы ачыкланды, административ материаллар төзелде, гаеплеләр җаваплылыкка тартылды.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International