Транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә балалар җәрәхәтләнүен кисәтү максатларында, агымдагы елның 3 сентябрендә «Саба аграр көллияте» ДАҺБУ «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. Студентлар республикада югарыда аталган транспорт чаралары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы белән таныштылар. Аларга квадроцикллар һәм баггиларның юлсыз юллардан йөрү өчен һәм югары дәрәҗәдә куркынычлы техника булуы турында аңлатылды. Алар белән А1, А2 категорияле тракторчы-машинист таныклыгы, теркәү һәм техник карау уздыру турында таныклык, ОСАГО полисы булганда гына идарә итәргә мөмкин. Шулай ук теге яисә бу хокук бозулар өчен кулланыла торган җәзалар турында да аңлатылды. Ахырда кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.