АСК предприятиеләрендә машина-трактор паркын яңарту программасы кысаларында Кукмара муниципаль районының «Вахитово» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә узган атнада, районга DEUTZ-FARN 6180 маркалы 4 тәгәрмәчле трактор, JCB 541-70 AG телескопик төягеч һәм KRONE BX404-25 маркалы азык җыю комбайны сатып алып, уңышлы гына алып кайттылар. Якын арада шулай ук ике LOVOL тракторы һәм АГРОМАШ 110ТГ 2047М тракторы кайтарылачак. Югарыда күрсәтелгән барлык техника якын арада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегендә теркәләчәк.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.