Агымдагы елның 29 августында Кукмара шәһәренең Киндеркүл мәдәният һәм ял паркында шәһәр көненә багышланган чара узды. Традиция буенча төрле күңел ачу чаралары оештырылды. Шуңа бәйле рәвештә, бәйрәм алдыннан күңел ачу аттракционнарын урнаштыру урыннары тикшерелде. Тикшерү барышында аттракционнарга озата баручы документлар, теркәү документлары булуга аерым игътибар бирелде.
Барлыгы вакытлыча теркәлергә тиешле RB-4 кә караган 2 аттракцион, 1 «Ветерок» аҗаганы» аттракционы тикшерелде. Эксплуатантлар белән аттракционнар эшендә хокук бозуларга юл куймау турында әңгәмә үткәрелде, илдә булган вакыйгалар һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.