ЮХИДИ белән берлектә профилактик тикшерү

2025 елның 29 августы, җомга

2025 елның 29 августында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән «Тоннель» операциясенең уртак рейды үткәрелде, үзйөрешле техниканы куллануга бәйле хокук бозуларны кисәтүгә аерым игътибар бирелде. 6 берәмлек техниканың закон таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелде, шул исәптән техник тикшерү узу турында таныклыклар, теркәү документлары һәм тракторчы-машинист таныклыклары да каралды.

Тикшерүнең төп максаты техниканы имин эксплуатацияләүнең билгеләнгән таләпләрен үтәүне тәэмин итүдән, техник куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, шулай ук үзйөрешле машиналарны теркәү һәм эксплуатацияләүгә кертү кагыйдәләрен үтәүдән гыйбарәт иде.

«Тоннель» операциясе төбәктә үзйөрешле техниканы эксплуатацияләүне контрольдә тоту системасының мөһим элементы булып тора. ЮХИДИ белән берлектә уздырыла торган мондый рейдлар хокук бозуларны вакытында ачыкларга һәм кисәтергә мөмкинлек бирә, куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыруга һәм авария хәлләрен булдырмауга ярдәм итә.

 

Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International