Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында профилактик чаралар

2025 елның 29 августы, җомга

Балык Бистәсе муниципаль районында үзйөрешле техникадан файдаланганда хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең имгәнүенә һәм мөлкәткә зыян килүгә юл куймау максатында профилактик чаралар үткәрелә. Үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүче затларның тракторчы-машина йөртүче таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау узу турында таныклык һ.б. тикшерелә.    

Профилактик чаралар комплексы үткәрелүгә карамастан, үзйөрешле техниканы һәм тагылмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлеп тора. Мондый гамәлләр хокук бозучыларның үзләре өчен дә, юл хәрәкәтенең башка катнашучылары өчен дә куркыныч тудыра.

Хокукка каршы гамәлләрне булдырмау максатларында вәкаләтле затлар тарафыннан гаеплеләрне ачыклау һәм җаваплылыкка тарту буенча системалы эш алып барыла. Һәр хокук бозучыга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелә, аны карау нәтиҗәләре буенча административ штраф салу рәвешендә җәза билгеләү турында карар чыгарыла.

Әлеге эш эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше булып тора һәм даими режимда дәвам итәчәк.

 

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International