Районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм аварияләр дәрәҗәсен киметү бүгенге көндә беренче чираттагы бурыч булып кала, аны бары тик бөтен җәмәгатьчелекнең тырышлыгын берләштерү, өстәмә чаралар күрү юлы белән генә тормышка ашырырга мөмкин. Нәкъ менә шул максаттан Кукмара муниципаль районы башкарма комитетында башкарма комитет җитәкчесе Азат Гарифуллин рәислегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Район Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе башлыгы Фирдүс Фәхретдинов катнашучыларны агымдагы елның 7 аенда булган аварияләрнең торышын анализлау белән таныштырды, балаларның юл-транспорт травматизмы мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.
«ЮХИ» ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсенең үлчәү һәм габарит контролен тәэмин итү бүлеге башлыгы Олег Космаков республика юлларында аварияләр торышы турында сөйләде, автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итүгә җентекләбрәк тукталды.
Комиссия әгъзалары шулай ук яшүсмерләр тарафыннан транспорт чараларын квадроцикллар һәм питбайклар буларак куллану һәм әлеге мототранспорт чараларын куллануны контрольдә тотуны катгыйландыру мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.