Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итү графигы нигезендә, агымдагы елның 28 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рәфил улы гражданнарны кабул итте.
Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын дәүләт теркәвенә алу, шулай ук тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алмаштыру мәсьәләләре каралды.
Аннары дәүләт техник күзәтчелек хезмәте ветераны Әнәс Вәгыйз улы Вәлиев белән очрашу булды, аның барышында аңа күпьеллык хезмәте һәм юбилей көне уңаеннан дәүләт техник күзәтчелек хезмәтен үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерелде.
Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.