Агымдагы елның 27 августында Теләче муниципаль районы башкарма комитетының утырышлар залында Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы Н.С.Агишев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы И.Х.Кәримуллин, Татарстан Республикасы Теләче районы буенча техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.Р.Баев, шулай ук Теләче муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе әгъзалары катнашты.
Утырышта яңа уку елы алдыннан балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү мәсьәләләре каралды, Татарстан Республикасы буенча 2025 елның 8 аенда булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары факты буенча мисаллар китерелде. Шулай ук үзйөрешле машиналарга ел саен техник тикшерү уздыру мәсьәләләре дә каралды. Аерым игътибар урыннарда шәхси затларда техник чараларны техник карау барышына бирелде. Юл машиналары гомуми файдаланудагы юлларда хәрәкәт иткәндә – юл хәрәкәтенең гамәлдәге кагыйдәләрен үтәргә, юл-төзелеш машиналарын эксплуатацияләгәндә – куркынычсызлык таләпләрен үтәргә кирәк.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.