Кукмара муниципаль районында техниканы эксплуатацияләү процессында тикшерү

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең җәрәхәт алуына, гомеренә һәм сәламәтлегенә һәм мөлкәткә зыян китерүгә юл куймау максатында Кукмара муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау чаралары үткәрелә. Шул ук вакытта үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүче затларның тракторчы-машина йөртүче таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау узу турында таныклык һ.б. тикшерелә.

Профилактик чараларга карамастан, кешеләр, кызганычка каршы, үзйөрешле техниканы һәм тагылмаларны кагыйдәләрне бозып файдаланалар, шуның белән кагыйдәләрне бозалар һәм эксплуатацияләгәндә куркыныч тудыралар. Мондый хокук бозучыларны ачыклаганда беркетмә төзү һәм кисәтү яки штраф рәвешендә 9.3 статья буенча карар чыгару кебек чаралар кулланыла. Бу эш дәвам итәчәк.

 

Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International