Алабуга политехник көллиятендә имтиханнар узды

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

2025 елның 27 августында «Алабуга политехник көллияте» ДАҺБУ «В,С,Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен сынауга 23 курсант кертелде, шулар арасыннан 21 кеше теория өлешен уңышлы тапшырды, практик өлешен 2 укучы тапшырды, алар «В, С, Е» категориясендәге юлсыз урыннардан йөри торган автотранспорт чараларын йөртүче» һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләр әлеге категория буенча тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

 

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International