Контрольлектәге махсуслаштырылган техниканы имин эксплуатацияләү!

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Кар-саз машинасы – катлаулы табигый шартларда: кар, боз, сазлыкларда һәм җирлектәге башка авыр участокларда хәрәкәт итү өчен эшләнгән махсуслаштырылган транспорт чарасы.

Әлеге машинадан имин файдалану куркынычсызлык таләпләрен, машина йөртү кагыйдәләрен, саклагыч экипировкага хезмәт күрсәтү һәм файдалану буенча киңәшләрне үтәүне таләп итә. Дөрес булмаган эксплуатация авариягә яки техниканы аударуга китерергә мөмкин, бу җитди җәрәхәт алуга яки үлемгә сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа күрә аларны дәүләт техник күзәтчелеге органнарында теркәү һәм алар буенча техник тикшерү үткәрү инспектор ягыннан аерым игътибар таләп итә.

Агымдагы елның узган чорында Саба муниципаль районында номерларын һәм техник торышын җентекләп тикшергәннән соң гына да мондый техниканың 7 берәмлеге теркәлде. Хуҗалар белән имин эксплуатация темасына әңгәмәләр үткәрелде.

Соңгы шундый чара 2025 елның 26 августында уздырылган иде.

       

 

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International