«КТС» уку үзәге» ҖЧҖендә имтиханнар кабул итү

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

2025 елның 27 августында РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «КТС» уку үзәге» ҖЧҖендә «B,C,D,E» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Теоретик өлешне тапшыру «Гостехнадзор Экзамен» программа комплексында компьютерда узды. Уңышлы тапшыручылар имтиханның практик өлешенә кертелде.

Имтиханнарга барлыгы 30 кеше гариза биргән иде, шуларның 6сы имтиханга килмәде. Имтиханны уңышлы тапшыручылар якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.

Илнар Мөбарәкҗанов – Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International