Чираттагы җыелышлар Мөслим муниципаль районының Баек, Яңа Усы һәм Метрәй авыл җирлекләрендә узды.
ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы, район кураторы Альберт Борһанов, республика масштабындагы актуаль мәсьәләләргә кагылып, җирле халыкны агымдагы елның 14 сентябрендә узачак муниципаль депутатлар һәм ТР Рәисен сайлауларда актив катнашырга өндәде.
Район башлыгы Альберт Хуҗин җирле халыкны районның мөһим үзгәрешләре белән таныштырды, шулай ук киләчәккә планнар турында сөйләде.