Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды

2025 елның 26 августы, сишәмбе

2025 елның 26 августында Баулы шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны кабул итте, анда үзйөрешле техниканы дәүләт теркәвенә алу, үзйөрешле техниканы яңадан җиһазлау, үзйөрешле техникага югалган документларны кайтару, тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру һәм бирү мәсьәләләре каралды.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да мөрәҗәгать сораулары буенча тулы җаваплар алды, шулай ук барлык гражданнарга хезмәтләрне «gosuslugi.ru» сайты аша алу мөмкинлеге турында да мәгълүмат җиткерелде.

 

Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International