Юл-транспорт һәлакәтләрен һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы бәхетсезлек очракларын кисәтү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе инспекторлары тарафыннан Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча даими рәвештә профилактик рейдлар үткәрелә.
2025 елның 26 августында Чаллы шәһәре буенча рейд үткәрелде. Профилактик чара барышында тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, дәүләт теркәү билгеләре, медицина аптечкасы, янгын сүндергечләр булу-булмавы тикшерелде.
Рейд барышында 12 берәмлек техника тикшерелде, административ хокук бозу турында 1 карар чыгарылды.
Районда профилактика чаралары дәвам иттереләчәк.
Илнар Мөбарәкҗанов – Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.