Агымдагы елның 22 августында «Саба аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә А1,В,С,D,Е,F категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Теоретик өлешне тапшыру компьютерда «Гостехнадзор Экзамен» программасында уза. Теоретик өлешне тапшыручылар имтиханның практик өлешенә кертелә, ул «Саба» ҖЧҖ территориясендә уза. Исемлеккә 16 кеше кертелгән иде, шуларның 5се – кабат бирүчеләр. Нәтиҗәдә сынауны 15 кеше уңышлы тапшырды, алар якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.