Агымдагы елның 22 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы буенча бүлеге «Таграс-ТрансСервис» ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау үткәрде. Техник карау өчен 13 берәмлек техника тәкъдим ителде.
Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча анализ ясалды. Механизаторлар белән техниканы имин эксплуатацияләү буенча әңгәмә уздырылды, Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм әлеге төр техниканы эксплуатацияләгәндә бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.