Апас муниципаль районында чөгендер җыю техникасын техник яктан карау

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

2025 елның 21 августында «МТК «Ак Барс» ҖЧҖ базасында чөгендер җыю техникасына техник карау уздырылды. Техник карау өчен чөгендер җыю комбайннары, «Ропа-ТИГР-6SA» маркалы 4 берәмлек, шулай ук 3 берәмлек «ЕВРО-МАУС» чөгендер төягече тәкъдим ителде.  Барлык техника техник карауны уңышлы үтте, механизаторлар тиешле категориядәге машинист-тракторчы таныклыгына ия, шулай ук янгын сүндергечләр, аптечкалар белән комплектланган.

        

Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International