2025 елның 26 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты: 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы үткәрәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: (885569) 5-77-25, (8843) 221-77-85.
Гражданнар түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: Баулы шәһәре, Ваһапов ур., 46 а.
Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.