Баулы шәһәренең «Гарант» УКК ҖЧҖендә «AI,AII,AIII,B,C,D,E,F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына кабат имтиханнар узды

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

2025 елның 20 августында «Гарант» ИКК ҖЧҖ оешмасында Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге дәүләт инженер-инспекторы Р.М.Мөхәммәтҗанов тарафыннан, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «АI, AII, AIII, B, C, D, E, F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына кабат имтиханнар кабул ителде.

Имтиханнарга барлыгы 19 кеше гариза биргән иде, 10 студент имтиханга килде, нәтиҗәләр буенча 4 студент теоретик имтиханны тапшыра алмады, 1 студент машина йөртүне тапшыра алмады.

Имтиханнарны уңышлы тапшыручыларга имтихан урыны буннча дәүләт техник күзәтчелек органы тарафыннан тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгы биреләчәк. Барлык имтихан бирүчеләр белән үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү темасына әңгәмә үткәрелде, шулай ук тракторчы-машина йөртүче таныклыгын бирү һәм алмаштыру буенча хезмәтләрне «gosuslugi.ru» сайты аша алу мөмкинлеге турында да мәгълүмат җиткерелде.

 

Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International