Саба муниципаль районында физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Бу елның 15 августында Саба муниципаль районының Сатыш авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау уздыру эше дәвам итә. Техник карауга 8 берәмлек техника китерелде. Тракторларның һәм арбаларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Шулай ук кызыксындырган сорауларга да җаваплар бирелде.

 

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International