Азнакай муниципаль районында профилактик чаралар

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Юл-транспорт һәлакәтләрен һәм үзйөрешле машиналар катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан, Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техника күзәтчелеге инспекторы, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә даими рәвештә профилактик рейдлар үткәрә. 

Агымдагы елның 15 августында шулай ук Азнакай районы буенча да рейд үткәрелде. Әлеге чара барышында теркәү документлары, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары, ОСАГО иминияте, дәүләт теркәү билгеләре, аптечкалар, янгын сүндергечләр булу-булмавы тикшерелде, төзексезлекләрне ачыклау максатында үзйөрешле техника карап чыгылды.  Рейд барышында 10 берәмлек техника тикшерелде.

 

Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International