2025 елның 15 августында Чүпрәле муниципаль районының «Дувановские Сады» авыл хуҗалыгы кулланучылар тәэмин итү-сату кооперативында үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник карау үткәрелде. Техник карауга 5 берәмлек техника күрсәтелде. Техник тикшерү уздырылган вакытта машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, тагылмаларда саклагыч чылбырлар (трослар) булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. 5 берәмлекнең барысы да тикшерүе уңышлы уздылар.
Техник карау нәтиҗәләре буенча анализ ясалды. Шулай ук авыл хуҗалыгы агрегатлары һәм арбалары булган тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Техниканы тәүлекнең караңгы вакытында эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелә.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.