Белем көнен каршы алыр алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында, Идарә җитәкчесе Альберт Борһанов, балалары беренче сыйныфка бара торган хезмәткәрләрнең гаиләләренә уку өчен кирәкле барлык әйберләр тутырылган мәктәп портфельләре, шулай ук татлы ризыклар тапшырды. Бу бүләкләр балаларга ярдәм итүне, кайгыртуны һәм игътибарны символлаштыра, яңа уку елы башланыр алдыннан шатлык һәм өмет атмосферасы тудыру өчен юнәлдерелгән.
Альберт Шамил улы ата-аналарны һәм аларның балаларын Белем көне белән котлады һәм аларга уку елында уңышлар теләде.
«Хөрмәтле беренче сыйныф укучылары! Сезгә тырышып укуыгызны, әти-әниләрегезне һәм укытучыларыгызны хөрмәт итүегезне, шулай ук Ватаныгызны яратуыгызны телим!» - диде Альберт Борһанов.
Исегезгә төшерәбез, әлеге акция 2007 елдан бирле үткәрелә.