Бүген, 2025 елның 15 августында, Казан шәһәренең «Водоканал» МУП үзйөрешле техникага ел саен үткәрелергә тиешле техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 54 берәмлек техника тәкъдим ителде. Машиналарга тикшерү уздырган вакытта аларның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документлары булу-булмавына, тракторчы-машинист таныклыкларына, дәүләт теркәү билгесенә, номер агрегатларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәвенә, шулай ук аптечка, янгын сүндергеч җайланма, аварияле тукталыш тамгасы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында таныклыклар бирелде.
Ленар Җәләлдинов – консультант – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары.
Кайбыч муниципаль районында ашлык җыю комбайннарын тикшерү
Игенчеләр өчен урып-җыю вакыты җитте. Районның ашлык җыю техникасы заманча маркалар белән тулыландырыла, алар техниканың торышына гына түгел, эш вакытында техника иминлеге нормаларын үтәүгә һәм янгынга каршы саклауга да игътибарны арттыруны таләп итә.
Үзйөрешле ашлык җыю комбайннарының техник торышына туры килү-килмәвен тикшерү максатларында урыннарга чыгып тикшерүләр үткәрелә.
Урып-җыю чорында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәү, имин хезмәт шартларын вакытында тәэмин итү – авыл хуҗалыгы чаралары комплексының мөһим өлеше булып тора.
Тикшерү вакытында янгын сүндерү чаралары, медицина аптечкалары, комбайнчының тиешле документлары булуга игътибар бирелде.
Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.