Кайбыч муниципаль районында ашлык җыю комбайннарын эксплуатацияләү барышында тикшерү

2025 елның 15 августы, җомга

Игенчеләр өчен урып-җыю вакыты да килеп җитте. Районның ашлык җыю техникасы заманча маркалар белән тулыландырыла, алар техник торышына гына түгел, эш вакытында техника иминлеге нормаларын үтәүгә һәм янгынга каршы саклауга да игътибарны арттыруны таләп итә.

Үзейөрешле ашлык җыю комбайннарының техник торышына туры килүен тикшерү максатларында, күчмә тикшерүләр үткәрелә.

Урып-җыю чорында техника иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү, имин хезмәт шартларын вакытында тәэмин итү – авыл хуҗалыгы чаралары комплексының мөһим өлеше.

Тикшерү вакытында янгын сүндерү чаралары, медицина аптечкалары, комбайнчының тиешле документлары булу-булмавына игътибар ителде.

Михаил Серебряков – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International