Чүпрәле муниципаль районының Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле машиналарына һәм аларга тагылмаларга карата техник карау уздырылды

2025 елның 15 августы, җомга

Техник карау уздыруның расланган графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге агымдагы елның 14 августында Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлегендә индивидуаль хуҗаларга караган тракторлар һәм тагылмаларга техник карау уздырды. Карау өчен 6 бер. техника тәкъдим ителде, 6 берәмлеге дә техник карауны уңышлы узды.

Техник тикшерү уздырылган вакытта машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, тагылмаларда саклагыч чылбырлар (трослар) булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.

Техник карау нәтиҗәләре буенча анализ ясалды. Шулай ук тагылмалы тракторларны һәм авыл хуҗалыгы агрегатларын имин эксплуатацияләү мәсьәләләре дә каралды.

 

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International