Районнарның авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды. Кичә, 2025 елның 13 августында, Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында Олы Чакмак, Шуган һәм Баланлы авыл җирлекләрендә очрашулар узды.
Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе, Мөслим муниципаль районы кураторы Альберт Борһанов 2025 елның 14 сентябрендә узачак депутатлар һәм ТР Рәисе сайлауларында актив катнашырга чакырды, шулай ук республика масштабындагы актуаль мәсьәләләргә тукталды.
Район башлыгы Альберт Хуҗин райондагы мөһим үзгәрешләр белән таныштырды һәм киләчәккә планнар турында сөйләде.
Очрашуга килгән район халкына үзләрен борчыган сорауларга җаваплар бирелде.