«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесенең Лениногорск филиалында мототранспорт чаралары йөртүчеләр арасында имтихан булды

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесенең Лениногорск филиалы мототранспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләп чыгарды.  ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы И.Н.Галимов укучылардан имтихан алды.

Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, монда курсантлар имтихан билетларын компьютерларда электрон кушымтада хәл иттеләр. Практик имтихан сазлык машинасында узды.

Гариза биргән 5 курсантның 4се имтиханны уңышлы тапшырды, 1се килмәде.

Материалларны дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә тапшырганнан соң алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыклары алачак.

 

Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International