Физик затларның үзйөрешле машиналарына техник тикшерү үткәрү

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Бу елның 13 августында Саба муниципаль районының Яулаштау авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау уздыру эше дәвам итә. Техник карауга 7 берәмлек техника китерелде. Тракторларның һәм арбаларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Шулай ук кызыксындырган сорауларга да җаваплар бирелде.

 

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International